Tatar Diaspora in Italia

Татарские корни Итальянского языка

31 августа 2018 в 18:49
2 075
1
Итальянский язык выучить просто, если владеешь татарским языком. Владея итальянским, татарский не выучишь, ведь корни italiana lingvы тюркские. Не верите?
К Вашему вниманию отрывок из многолетнего творческого труда Насима Ильгамовича Сахапова «Тюркские корни этрусских и итальянского языков» - книга, которая опровергла историю народов Мира.
Бөек татар теле
Бүгенге татар теленең бик мөшкел хәлдә булуын күреп, күңел түзмәде, үз телен ихтирам итмәүче халкыбызга аз булса да аңлатып карарга булдым, чат саен кычкырып йөрмәсәк тә безнең телебез бөек тел булудан туктамый, әммә(итальянча-әммә иттерә) артык оялчанлык һәм яраклашучанлык та файда китерми. Ниндидер указлар белән бик зур зыян ясарга мөмкин, ләкин бу телне инде бетереп булмаячак. Татар теле бик борынгы тел, табигый рәвештә мең еллар буена җайлылану, кыскару, матурлануга бара торгач бүгенге кулай телгә әверелгән. Монда сүзләрне “ирләр” һәм “хатын-кызларга” (род) бүлү юк, тел беркайчан да катлаулану ягына бармый шулай булгач, мондый мәгънәсез бүлү башка телләргә ясалма рәвештә кертелгән. Татар телендә сүзләрнең тамыры бервакытта да үзгәрми, тимер шикелле нык, сүзләр төрләнгәндә дә шул көе калалар. Тамырларга кушымталар кушып яңа сүзләр ясау да аерым кагыйдәләргә буйсына. Шулай итеп, компьютер, интернет инглиз телендә барлыкка килгән булсалар да, аларга татар теле кулайрак булыр иде.
Шуны да әйтергә кирәк, бүгенге татар (төрки) халыклар 1000-2500 ел элекке төркиләр белән очрашсалар, бернинди авырлыксыз аңлаша алырлар иде. 1000 ел элеккесен хәзерге Монголия җирләрендә табылган (12 гасырныкы) Күл Тегин (Орхон-Енисей) язулары исбатлый. 2500 ел элекке төркиләр белән дә сөйләшеп булуын Италия җирләрендә табылган этруск язулары исбатлый. Бу язулар хәзергә кадәр укылмаган дип исәпләнәләр,шуңа күрә монда берничә язуны укып күрсәтү кирәк.

Рәс.1
Беренче рәсемдәге кабер ташындагы язуны уңнан сулга күчереп язабыз (F=U, P=R, V=U, M=C, 8=U, I=KH): UEL : SEORE
TU IAC
Кириллица хәрефләре белән, төшереп калдырылган сузык хәрефләрне өстәп язабыз: УЕЛа СЕӨРЕ
ТУа ИАШ
Хәзергечә: “Уйла: сөяре туа яшь!” Этрусклар кешенең тәне ике туа, ә яны үлемсез дип уйлаганнар. Бу турыда 2нче рәсемдәге язуны укыгач аңлашыла:
Рәс.2
Барлык юлларны да уңнан сулга латин хәрефләре белән күчереп алабыз:
AULECI ME TELIC UE UE SIALCLENSI
CEN ULE OEC TECE SAH CL
TEN IHE TU OINEC KHIS ULICC
Кириллица хәрефләре белән, төшереп калдырылган сузык хәрефләрне өстәп язабыз:
АУЛЕСИ МЕ ТЕЛИСе УЕ: УЕ ЗИАЛы СиЛЕНСИ,
СЕН УЛЕ ОЕШ ТЕСЕ ЧАҺ ҖЛА
ТЕН ИҺЕ ТУа, ОИНЕСы ХИЧ УЛИСЕС!
Хәзерге татар телендә түбәндәгечә яңгырый: “Аулысы мин телисе уе: уе зыялы сөйләнсә, син үлә(сең) яшь дисә, чак (аз) ела, тән ике туа, янысы һич үлемсез!”. Монда “аулысы” дигән сүзне турыдан-туры “аул” дип аңласаң да була, тыңлаучылар (аудитория) дип борынгы төркичә һәм бүгенге итальянча аңласак – дөресрәк булыр, чөнки “оратор” һәрвакыт җыелган кешеләр алдында сөйли. Бу ораторның, итальян галимнәре уйлаганча, “Ауле Метелис” түгеллеген хөрмәтле укучыбыз инде аңлагандыр. Алар беренче хәрефләрнең яңгырашы буенча гына шулай китереп чыгарганнар. Ә инде бу язуның эчтәлегенә килгәндә, аны хәзер дә теләсә кая элеп куярга оят түгел, бик матур яңгырый. “Матур” дигәннән – бу итальянча “җитешкән” дигән сүз була (maturo). Бу язуда “иһе” – ике саны бар. Ике саны итальян теленә дә кереп калган: игезәкләр – gemelli – икеме әллә;
Ике төрле уйлау – equivoco – ике уй бусы;
Ике ярның сайрашуы – tortoreggiare – тыр-тыр ике яры;
Тигезлек – equilibrio – ике уйлый (яки элә) бер ие: элгәч ике ягы да тигез булырга тиеш, үлчәүдә, мәсьәлән; Ике үсемлекне бергә кушып ясасаң гибрид – gibrid– “ике бер ит” килеп чыга. Көннең икенче яртысы pomeriggio– гомер ике ие, тормышның теләсә кайсы вакыты гомер бит!.
Equilibrium, gibrid сүзләрендә ике саныннан башка бер саны да катнашкан. Бер санының итальян телендә кулланышы үзе бер аерым өйрәнүгә лаек. Монда да төрки тел белән бәйләнешләр бик ачык чагыла:
Беренче – primo– береме;
- Prioritaro – бере ара итәр ие – беренче арада эшләргә кирәкне аңлата, итаьянча “оrа” – ара-сәгатьне, вакытны аңлатса, татарча “ара” шулай ук вакыт арасын аңлата;
Латинча “при” өстәп привелегия, приз, приоритет кебек сүзләр барлыкка килгән. Славян телләрендә дә бер/бир “пре” дигән көчәйткеч итеп кулланыла. Рус телендә прекрасный, превосходный, пребольшой һ.б.
Тел белгече Ф.Ш. Фаттахов үзенең “Прототюрки: географические представления,боги,имена и язык"дигән китабында түбәндәге фикергә килә: “Күргәнебезгә, борынгы (реликт) телләр үзләренең башлангыч фонетик төзелешен һәм башлангыч семантикасын мең еллар буенча бернинди үзгәрсез саклаулары, индоевропа телләрендәге братер-брат сүзенең прототюрок “бер+ата+ер” дән чыгуын күрсәтә. Мондый мисаллар индоевропа телләренең реликт телләр белән чагыштырганда икенчел икәнлеген тагын бер тапкыр исбатлыйлар...” Шулай итеп, хәзерге япь-яшь, азакка кадәр формалашып бетмәгән, бик катлаулы телләр үзләренең “анасы” булган матур телне “йотмакчы” булалар, моны берничек тә аклап булмый. Итальян теле этруск теленнән чыккан, ә этрусклар-төркиләр. Шулай булгач итальян телендә төрки сүзләрнең эзләре калган булырга тиеш. Карый башлагач эзләр генә түгел, итальян теле төрки телдән ясалма рәвештә чыгарылган тел булуы ачыкланды. Менә, башта безнең бүгенге көндә дә кулланышта булган сүзләрне карыйк
(укыганда с=с, ч, ш, щ, p=q, f=u, v=u икәнлеген генә онытмаска кирәк):
Элмә - оlmo;
Әмма – ammettere (әмма иттерә!);
Җитте! – zitto! Zitti!;
Өстерәр – estrarre;
Теш суыру – estrarre cavare (суыра);
Мескене – meschino;
Чүмәлә – cumulo (кумуло дип укыла);
Буа елан – boa;
Абый (әзи) – zio;
Елан күк – selante;
Тилерү – telerio;
Бөгә (ялган) – bugia;
Улау – ululare;
Ләп сүз – lapsus;
Авазы – voce;
Төрү (крутить, скрутить) – tordre;
Өскә – su – өсү;
Мул – mole, multi;
Тагы, соңыннан – dopo (менә сезгә русча “дополнительно”);
Ара (вакыт арасы, сәгать) – ora (orolagio), русча “пора” сүзенең чыгышы күренә;
Мәче – micia;
Өзү – smettere – өзем иттерә;
Иңдерү – entrare, introdurre-иңдерер, иңдерә тора(компьютерга кертү-ENTR дип язылган)
Лыгырдый – logorrea;
Мелмә, ләм – melma, limo;
Сүгәргә – sgridare – сүгәр итәре;
Авыз – bocca – авызы;
Фарт уңа – fortuna;
Кылы – pelo;
Кыллысы – peloso;
Эленте-салынкы – lento;
Соң – tardo – тарта (тарта – суза);
Мөгери (сыер) – muggire;
Мактау (ялагайлану) – elogio и др.
Тирәнрәк кергән саен мондый сүзләр күбәя баралар. P=Q икәнлеген кайсыбер сүзләр үзләре үк “кычкырып торалар” бит! Менә кешенең муенындагы “pomo d’Adamo” булса, русча кайсы чакта “как ком в горле” диләр. Disput дигән сүздән русча “дискутировать” сүзендә “p=q”.
Критика – pretica;
Карары – parere;
Тигәнәк – lappola (эләккелә);
Җонлы – capelluto (сакаллата);
Сөйләшү – parlare (карлары),акыру, карлыккан дигән сүзләр дә бу сүздән чыкканнардыр. Бакаларның кычкыруы (квакать – рус.) – gracidare (акырыш итәре). “Парламент”ның да җыелып сөйләшү урыны икәнлеге аңлашыла.
Асты өскә килү – sottosopra – аста өсе кыры;
Өске кыры – sopra – өсе кыры;
Яңгыр – pioggio – коя – коя;
Каренти - parenti;
Кырысында – prossimo – крысымы;
Коры (тапланмаган) – puro;
Keчe – piccolo –кечеле;
Комплекс – complesse – җәмгылысы;
Үрелгән (вьющийся) – rampicante – үремке санда;
Уйларга – pensare – киңәшере;
Вак акча – spiccoli – s(көчәйткеч) – бик кечели;
Ялтрау (блеск) – splendore – очкыландыра (искрящийся);
Кыекка (мазила) – chiappa, шул ук вакытта кыек күз (косой) – piegato –кыек аты;
Үзалдында киңәшү – pensare tra se e se – киңәшере (tra-артикль) син һәм син;
Өстәмә түләү – pagamento supplementaro –хакым инде өсе күләменә тарый;
Җәл! (жалко!) – peccato! – кече шаты! (шат түгел);
Кресло – poltrona – кул торыны (кулларны кую урыны бар);
Кресло-качалка – poltrona a dondolo – кул торыны түнтәлә;
Иң кечкенә (кроха рус) – piccino –кече иңе;
Кулон (бизәк) – pendaglio – көн (кояш) таглые;
Кисәк – pezzo – киссәсе, кечесе;
Хата – patacca – хатасы;
Комплект – completo –җәмгыл итә;
Эш хакы (зарплата) – paga – хакы;
Һ.б.
Шушы сүзләр итальян телендәге сүзләрдә p=q икәнлеген аңлатырга җитешле булгандыр дип уйлыйм. Хәзер русча сүзләргә охшаган берничә кызыклы сүзне карап үтик:
Garbato – “горбатый” түгел, “вежливый” дигәнне аңлата, “җарап аты” – бөтен кешегә дә ярый торган кеше;
Granatina – “граната” түгел, себерке, “кырына атына”;
Cravatta – “кровать” түгел, галстук, “җыруы тота” дип аңларга кирәк, чөнки ул күлмәкнең җыруын тота;
Ministera – “министр” түгел, “мине эчтерә” – ашны аңлата, “аш эчтем” дигән сүзләр бүген дә кулланышта;
Visone – “бизон” түгел, норка – кеш тиресен аңлата, “бизәнү” әйбере булып кулланганлыктан;
Dolore – “доллар” түгел, “талары” – авыртуны аңлата, “авырту талый гына” – диләр;
Cara – берничек тә “кара” була алмый, чөнки ул “җары” – яраткан кешесе дигәнне аңалата;
Tasso – тазикны аңлатмый, “бурсык”, “ата сасы” – сасы чыгара дигән сүздән, чөнки бурсык үз-үзен саклау өчен сасы ис чыгара, татарча “бурсык” дигәне дә, “бурсый – сасый” дигән сүздән.
Stirare – “стирать” түгел, үтүкләүне аңлата, “сытар ары” дип укысаң аңлашыла;
Cima – кеше исеме түгел, “очы” дигәнне аңлата, шул ук сүз башкача vetta –“бетте” яки verdice – “үрдәсе”;
Compasso – “компас” дигән сүз бәлки шушыннан чыккандыр, ләкин бу сүз циркульне аңлата – “җомыкы сыза”;
Esperienza – “эсперанто” сүзенең башы булуы бар, ләкин ул эшне белүне (навыки) аңлата, “эшкә өйрәнсә” дип укысаң шулай булып чыга да;
Cervello – “сервер”сүзенең чыгышы шушыннан инде, чөнки бу “ми” (мозг – рус.) дигән сүз, “сер уйлы”. Mi – этруск һәм итальян телләрендә “мин” дигән сүз, бу сүзләр арасындагы бәйләнешне аңлатып торасы да юк;
Acido – кислота, «ачыта» икәне күренеп тора, “aceto” – уксус була. Әкияттәге Чипполино (суган) да безнең “әче” дигән сүздән туган, керән сүзе дә урысча “хрен” итальянча “cren” аша шул ук сүзгә әйләнеп кайта.Acuto, acre – әче (острый – рус.) дигәнне аңлата. Тышына “Чили” дип язылган борычның да Чилидән килмәгәнлеген аңлагансыздыр, шул бер үк сүз инде ул!
Scarlatto – ал төстә, өs (көчәйткеч) сарылатты – бик (нык), сарылатты, куе сары ал төскә якыная торгандыр инде.
Көлгенә (золушка - рус.) итальянча ничек була? Cenerentola – сыңар иң толы! Ә аны җанган көл сүзе – “cener”дан дип баралар, алай булса да “cener”–“җанар” сүзенә килә.
Бөтенләй ышанмаучылар өчен генә тагын бераз бернинди шик калдырмый торган сүзләр китереп китәм:
Ныклы сәламәтлек – salute buona – сәламәтлеге бу уңы;
Начар сәламәтлек – salute cagionevole – сәламәтлеге чак яны була;
Мыгырдау – brontobare – борын төбе ары;
Элгеч (петля) – asola – асыла;
Винт (һава, диңгез) – elice – эл-ишә,
Винт (шөреп) – vite – үтә;
Иске - vetusto – уе тузды; Decrepito – ди черек итә; Төрлесе – intero – иң төре;
- Минем ярым – mia cara гына түгел, tesoruccio – тез оручысы ие –балкон астында тезләнеп җырлап торучы итальян яки испан егетләрен күз алдына китердегезме?
- Дуслык – amicizia– ә ми(н) си(не) сөя;
- Косметика – cosmetica – җөземә тисә;
- Төрле (күп) яклы – multilaterale – мул ди лә тирәле;
- Җитешкән – maturo;
- Кире ясау – rifasimento – кире ясыйм инде;
- Күз алдына китерү – si figure – син уй күрә;
- Интуиция – intuito – иң той итә;
- Кашыну – grattarsi – кырыттырса;
- Каш – sopracciglia – өсе кырысы чиклие (шыклый);
- Organ – өргән (һава белән эшли);
- Ютәл – tosse, ютәлләү – tossire – төчкерүгә бик ошаган;
- Йөзеллык – secolo – җөзеле;
- Eposa – ә коча (охватывает – рус.);
- Штангист – sollevatore pesi;
- Дуңгыз ите – maiale – майлы; һ. б.
-Мәрте(үле)-morto, курчак-marionette-мәр ян итте-янсыз була. Хәзер “елан” яки “җылан” дигән сүзнең кулланылышына мисаллар карыйк. Татарларда бик җитез һәм булган кешене “елан күк” диләр, ә Италиядә ул “selante” була. Җыланның үзен боргаланып аккан елга serpeggiare – җыркыг яры белән чагыштырып була, менә шуңа күрә ул seprento– җыркынды була. Шул сүздән бормаланып тауга менгән юлны “серпантин” – serpentina – җыркын тиңе дип атыйлар, икенче төрле stella filante– өсте әллә елан ди. Һавада балалар aquilon – агу елан – агып йөри торган елан очыртсалар, елан җирдә дә аккан шикелле генә йөри, шуңа аны drago–тора-ага һәм canaglia–саны агыл ие дип тә атыйлар. Боргаланып, уратылып йөрүеннән – rettile – ураттыла була. Ә башы, очы һәрвакыт борылып тора торган елан cobra – очы бора була. Казан каласының гербындагы аждаһа да Зилант дип атала.
Елның дүрт вакытын алып карыйк, итальянча ничек була икән? Ел башы – яз итальянча la primavera – берем әүере (әүрелү – үзгәрү), беренче үзгәреш вакыты, җәй – l’estate–эссе таты, көз – l’autunno–туңу сүзенә ошаган, кыш – l’inverno–иң әүерене – иң соңгы үзгәрү вакыты дип исәпләргә була.Кыш ничә ай тора икән? L'inverno dura tre mesi-кыш өч ай тора! Январь белән Февраль айлары да "очраклы рәвештә" АЕ дип бетәләр: gennaio, febbraio.
Хәзер инде хөрмәтле укучыларда итальян теленең каян чыкканлыгы турында шикләр калмагандыр. Ә итальян теле, безнең йомшак, матур хәрефләрне югалтуына карамастан, дөньяда иң матур телләрдән дип санала. Мондый хәл Европа, Америка халыкларының татар (төрки) телләрне белмәүләреннән килеп чыккандыр дип уйларга кирәк. Белмәсәләр дә рәхәтләнеп кулланалар, менә сезгә берничә мисал: "форс-мажор"-fors majore-ауырсы маҗара(тяжёлые приключения) икәне күренеп тора бит! Русча "повторение-мать учения"-repetito jovante-кире кат итә, җуя аңда! Табада кыздырганда май ничек иттерә, фррр иттерә билгеле, менә сезгә итальянча кыздырылган, кыздыру-fritto, frittura! Фритюр белән фритюрницаның үзебезнең сүзләр икәнлеген аңлагансыздыр инде. Кухняга кергәч frullator-ны да карап китик-болгата торган блендер була ул. Ярар, мондый сүзләр бик күп, вакытны сузмыйк. Туктагыз, ә вакыт tempo-үтемке була түгелме соң! Бу сүзне 850 еллар элек Мәхмүт Кашгарый да белгән, аның сүзлегендә вакыт-ҮТ. Кызганычка каршы, иң тиз үтә торган берәмлек-вакыт. Төрки халыкларның бу сүзлеге булганда, хәзерге телләрнең күбесе әле ясалып та бетмәгән хәлдә була, шунлыктан аларның нигезендә төрки тел ята. Төрки телләрнең яңа күтәрелеш чоры килүе хәзер бик актуаль(attuale-атт-көчәйткеч, -әүәле-бик әүәле, бик вакытлы) булыр иде. Шунлыктан бу темага китап язарга булдым, бастырырга акча булгач чыгар әле, Алла боерса.
Шулай итеп төрки телләр, реликт-борынгы һәм җитешкән (maturо –итальянча), матур тел булып торалар. Хөрмәтле карендәшлөр (parenti), үзебезнең mulo maturо телебезне intero яктан (multilaterale) өйрәнеп, онытмыйча балаларыгызга, оныкларыгызга тапшырыгыз. Югыйсә meschino (мескен) хәлгә калуыбыз бар, zitto! (җитте!). Балаларыгыз да үсеп җиткәч сезне мактамаслар, сүгәрләр (sgritare), шундый бөек телебезне өйрәтмәгәннәр диярләр, бу эштә шаяртырга (scherzo) ярамый!
Барчагызга intero яктан mul maturо тормыш, гел fortuna килеп salute buona (сәламәтлеге бу уңы) булып, salute cagionevole (чак яны була) гел булмауын теләп калам.
ЧАО – CIAO – СӨЮЕ! Итальяннар "мин сине сөям"-диеп күрешәләр һәм саубуллашалар. Кызганыч, бу сүзнең дә килеп чыгышын бозып аңлаталар, янәсе бу сүзнең башында "мин синең хезмәтчең, колың"-s'ciavo сүзе ята һәм ул "кол-славян-sclavus"сүзләренә барып тоташа. Бер дә ышандырмый, шуңа күрә үзебезчә CIAO-ЧАО-СӨЮЕ!-диеп саубуллашыйк!
Н.Сәхапов, Чаллы-2018.скачать dle 12.0
  • И. С.
  • 1 октября 2018 13:38
  • 0
Наконец то,  я нашла татарского ученого, который подтверждает мои личные находки массы однокорневых слов в татарском и во французском языках ! А также в других западных языках, как испанский, английский и... теперь итальянский. Если знаете его координаты, могли бы вы их предоставить?
Информация
Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.
Аккаунт
Президент татарской диаспоры
Шайхиева Лилия Мухаметдиновна
  • Италия г.Болонья
  • Email: aiken84@mail.ru
  • Тел. Россия +79046640546
  • Тел. Италия +39 3477480953
Рекомендуем
О чем говорят
Henrycop « Первый Форум студентов
Robot is the best way for everyone who looks for financial...
24 марта 2022 14:23
Bip « Первый Форум студентов
Hi, this is Julia. I am sending you my intimate photos as I promised....
6 ноября 2021 14:21
PatsyMeelf « Диаспора создана официально
Ну,народ,вы мочите!...
27 сентября 2019 20:24
Ибрагимов Сергей « Диаспора создана официально
Добрый день всем недавно переехал в Италию и узнал что есть татарская...
7 сентября 2019 17:09
И. С. « Татарские корни Итальянского языка
Наконец то,  я нашла татарского ученого, который подтверждает мои...
1 октября 2018 13:38
Zaratos « Диаспора создана официально
Поздравляю!...
30 июня 2018 19:18
Партнерам